• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Иң яхшы туган тел һәм туган әдәбият укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри конкурсы

2023 елның 18 сентябрендә «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы – 2023» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы старт алды. Россия Федерациясенең төрле почмакларыннан барлыгы 104 педагог катнаша, шул исәптән 72 укытучы һәм 32 тәрбияче. Укытучылар өчен конкурс Карачай-Черкес Республикасында, ә тәрбиячеләр өчен Төньяк Осетия-Алания Республикасында уза.

 

Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Хәзерге заман белем бирү менеджменты» юнәлеше буенча укыту тәмамланды

2023 елның 3 апреленнән 16 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «Хәзеге заман белем бирү менеджменты» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укыту үткәрелде. Программа Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы тарафыннан гамәлгә ашырылды.

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында «Хәзерге балалар укымыймы?» вебинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм гомуми белем бирү оешмаларының башка белгечләре өчен «Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинарлар сериясен дәвам итә.

2023 елның 20 сентябрендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Хәзерге балалар укымыймы?» темасына вебинар узачак.

«Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 14-15 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институт «Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Россия Мәгариф министрлыгы академиясендә яңартылган ФДББС шартларында рус теле һәм әдәбиятын укыту турында фикер алышачаклар

Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәгенең «Урта гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС шартларында рус теле һәм әдәбиятын укыту» вебинары төбәк методистлары һәм педагогик хезмәткәрләре өчен 2023 елның 20 сентябрендә 14:30 сәгатьтә (МСК) узачак.

Өстәмә һөнәри программа буенча квалификация күтәрү курслары: «Төбәк һәм федераль дәрәҗәдә методик хезмәт белән идарә итү системасы»

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан «Төбәк һәм федераль дәрәҗәдә методик хезмәт белән идарә итү системасы» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырыла (80 сәгать). Билгеләнгән аудитория: муниципаль мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре урынбасарлары, муниципаль методик хезмәтләр җитәкчеләре.

 

Матур әдәбият күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында матур әдәбият күргәзмәсе уза. Күргәзмәдә «Самокат» нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр өчен заманча авторларның китаплары; «Балалар һәм яшүсмерләр китабы» нәшрияты мәктәп программасының классик әдәбияты; рус һәм чит ил әдәбияты классикларының әсәрләре, «Магариф-Вакыт» нәшрияты татар язучыларының әсәрләре; «Русское слово» нәшриятының рус классиклары турында «Мәктәпкә ярдәм» сериясендәге китаплары тәкъдим ителде.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү педагоглары конкурсы ил өчен кадрлар резервы булдырачак

Педагог һәм остаз елында «Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү хезмәткәрләре арасында иң масштаблы һәм иң өлкән һөнәри конкурс үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Бөтенроссия мәгариф һөнәри берлеге оештыра, конкурс операторы –  Бөтенроссия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге.

 

Цифрлы белем бирү контенты китапханәсе укытучыларга, студентларга һәм ата-аналарга ярдәм итә

Россия мәктәпләре педагоглары һәм укучылары уку елы башыннан цифрлы белем бирү контенты китапханәсе материалларыннан 450 меңнән артык тапкыр файдаланган. Электрон белем бирү ресурсы үз эченә структуралы һәм верификацияләнгән контентны ала: аудио - һәм видео материаллар, текстлар, графика һәм мультимедия.

«Яңартылган ФДББС шартларында белем бирү сыйфатын күтәрүдә компетентлы алымның роле»

Әлеге исем астында 2023 елның 12-13 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институт «Россия-мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәгариф флагманнары» Федераль белем бирү марафоны кысаларында Бөтенроссия фәнни – гамәли конференция үткәрде.

 

Pages