8 сентябрь, 2025 - 14:49

2025 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының аспирантурасына керү сынаулары башланды. Кандидатлар имтиханны махсус дисциплина (педагогика) буенча тапшырдылар. Гомумән алганда, алар мәгарифтә заманча тенденцияләрне белүләрен, илебез педагогикасы традицияләре һәм инновацияләре бәйләнешен аңлауларын күрсәттеләр.
Укырга керүчеләр алда торган фәнни тикшеренүләрне үз күзаллаулары белән уртаклаштылар, педагогика фәненең терминологиясен һәм инструментариен белүләрен күрсәттеләр.
Минималь керү баллын алганнар өчен киләсе имтихан 9 сентябрьдә үткәреләчәк.