Казан федераль университетында X Андреев укулары старт алды
Казан (Идел буе) федераль университетында «Шәхеснең иҗади үсешенең заманча концепцияләре һәм технологияләре» темасына X Андреев укулары ачылды.
Чара КФУ профессоры, Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе, Россия мәгариф академиясе академигы Валентин Иванович Андреев истәлегенә багышланды, аның быел 85 яшьлек юбилее билгеләп үтелә.












