• Русский
  • Татарча

Вакантлы вазифаларны биләүгә конкурс турында игълан итү

Вакантлы вазифаларны биләүгә конкурс турында игълан итү

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгының 2023 елның 04 апрелендәге «Профессорлар-укытучылар составына кертелгән педагогик хезмәткәрләрнең вакантлы вазифасын биләүгә нигезләмәне раслау турында» 1138 номерлы боерыгы нигезендә, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең 2024 елның 24 апрелендәге «Профессорлар-укытучылар составына кертелгән педагогик хезмәткәрләрнең вакантлы вазифаларын биләүгә нигезләмәне раслау турында» 4 номерлы карары, Гыйльми Советның 2025 елның 1 октябрендәге «Фәнни хезмәткәр вакантлы вазифасын биләүгә нигезләмәләрне раслау турында» карарына ярашлы рәвештә (7 нче номерлы беркетмә) ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең профессорлар-укытучылар составына () һәм фәнни хезмәткәрләргә караган вакантлы вазифаларны биләүгә конкурс игълан итә.

Конкурс 2025 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең Гыйльми советы утырышында түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: 420015, Казан шәһәре, Б.Красная урамы, 68 йорт.

Гаризаларны һәм документларны, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе сайтының «Документлар» бүлегендә урнаштырылган Нигезләмә нигезендә, галим сәркатиб исеменә җибәрергә. Вазифага дәгъва кылу өчен документлар 2025 елның 20 ноябренә кадәр кабул ителә.

Вазифаларның тулы исеме әлеге игъланга 1, 2 нче кушымталарда күрсәтелгән

1 нче кушымта

Вакантлы вазифа Ставка күләме Структур бүлекчә
Өлкән укытучы 0,5 ставка Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы
Өлкән укытучы 0,5 ставка Заманча белем бирү технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы
Өлкән укытучы 1 ставка Педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы
Доцент 1 ставка Педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы
Доцент 1 ставка Педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы
Доцент 1 ставка Мәктәпкәчә һәм гомуми башлангыч белем кафедрасы
Доцент 1 ставка Заманча белем бирү технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы

Квалификация таләпләре, конкурс нигезендә сайлап алу критерийлары һәм процедурасы белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе сайтында танышырга мөмкин.

Гаризага дәгъва итүченең квалификация таләпләренә туры килүен раслый торган документларның һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә законнарда һәм башка норматив хокукый актларда каралган чикләүләрнең булмавын раслый торган документларның күчермәләре беркетелергә бирелергә тиеш.

Дәгъва кылучы түбәндәге очракларда конкурска кертелми:

  • тапшырылган документларның тиешле вазифага карата куела торган таләпләргә туры килмәсә;
  • билгеләнгән документларны тапшырмаса;
  • гариза кабул итүнең билгеләнгән срокларын бозса.

2 нче кушымта

Вакантлы вазифа Ставка күләме Структур бүлекчә
Фәнни хезмәткәр 1 ставка Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге
Фәнни хезмәткәр 1 ставка Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге
Фәнни хезмәткәр 0,5 ставка Мәгълүмат-нәшрият бүлеге
Әйдәп баручы фәнни хезмәткәр 0,5 ставка Мәгълүмат-нәшрият бүлеге
Өлкән фәнни хезмәткәр  0,5 ставка Мәгълүмат-нәшрият бүлеге
Фәнни хезмәткәр 1 ставка Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге
Әйдәп баручы фәнни хезмәткәр 0,5 ставка Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү бүлеге
Әйдәп баручы фәнни хезмәткәр 0,5 ставка Программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге
Әйдәп баручы фәнни хезмәткәр 0,5 ставка Тәрбия һәм асоциаль тотышны профилактикалау лабораториясе

Квалификация таләпләре, конкурс нигезендә сайлап алу критерийлары һәм процедурасы белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе сайтында танышырга мөмкин.

Гаризага дәгъва итүченең квалификация таләпләренә туры килүен раслый торган документларның һәм мәгариф өлкәсендә хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүгә законнарда һәм башка норматив хокукый актларда каралган чикләүләрнең булмавын раслый торган документларның күчермәләре беркетелгән булырга тиеш.

Дәгъва кылучы түбәндәге очракларда конкурска кертелми:

  • тапшырылган документларның тиешле вазифага карата куела торган таләпләргә туры килмәсә;
  • билгеләнгән документларны тапшырмаса;
  • гариза кабул итүнең билгеләнгән срокларын бозса.