• Русский
  • Татарча

Россия Мәгариф министрлыгының балалар сәнгать мәктәпләре һәм иҗат училищелары педагогик хезмәткәрләренә аттестация узу турында мәгълүматы

Россия Мәгариф министрлыгының балалар сәнгать мәктәпләре һәм иҗат училищелары педагогик хезмәткәрләренә аттестация узу турында мәгълүматы

Россия Мәгариф министрлыгы Россия Мәдәният министрлыгының Балалар сәнгать мәктәпләре һәм иҗат училищелары педагогик хезмәткәрләренә бирелә торган дәүләт бүләкләрен, ведомство бүләкләрен һәм мәдәнияттә һәм сәнгатьтә казанышлар өчен билгеләрне исәпкә алу өлешендә квалификация категориясе билгеләүгә аттестация узудагы кыенлыкларга кагылышлы хаты нигезендә хәбәр итә.

Педагогик хезмәткәрләр вазифаларына (шул исәптән берләштерп алып барган) уку фәннәрен укыту өчен гомуми белем бирү оешмаларына йә укучыларның төрле юнәлешләре һәм мәнфәгатьләре буенча өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларына, шулай ук урта һөнәри белемнең уку-укыту программаларын гамәлгә ашыручы, икътисадның төрле тармаклары өчен кадрлар әзерләүне гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәре, ведомство аерымлык билгеләре булган затлар җәлеп ителгән очракларда, башка бүләкләр, шул исәптән алдагы хезмәт эшчәнлеге буенча һөнәри осталык конкурсларында катнашкан өчен, алар мондый педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләгәндә аттестацияләү тәртибенең 31 пунктындагы 4 һәм 5 абзацлары нигезләмәләренә карата исәпкә алына.

Педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләгәндә шулай ук дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр, ведомство аерымлык билгеләре, башка бүләкләр, шулай ук тиешле эшчәнлек өлкәсендәге казанышлары өчен (мәсәлән: «халыкара аренада рус телен, рус мәдәниятен һәм мәгарифен рус телендә таныткан өчен», «скрипкачылар, балет артистлары һ.б. конкурсында җиңгән өчен») алынган һөнәри осталык конкурслары нәтиҗәләре исәпкә алына, аларда нәкъ менә педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен алынуы күрсәтелмәгән.