• Русский
  • Татарча

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» челтәр фәнни-методик басмасының 2025 елгы 3 нче саны басылып чыкты

«Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» челтәр фәнни-методик басмасының 2025 елгы 3 нче саны басылып чыкты

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының «Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» челтәр фәнни-методик басмасының 2025 елгы 3 нче саны басылып чыкты. Материаллар белән сайтта танышырга мөмкин: http://irortsmi.ru/.

 

Журнал мәкаләләре түбәндәге рубрикаларда урнаштырылган:

  • Мәгариф идарәсе мәсьәләләре;
  • Укыту һәм тәрбияләү теориясе һәм методикасы (мәктәпкәчә, урта, һөнәри белем);
  • Мәгарифнең заманча технологияләре;
  • Махсус һәм инклюзив белем;
  • Фәнни хәбәрләр;
  • Педагогик тәҗрибәдән;
  • Редакция почтасыннан.

«Укучылар почтасыннан» рубрикасындагы мәкаләгә игътибар итәбез. Биредә министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улының (Казан шәһәре, Россия) «10 нчы сыйныфка кабул итүне хокукый яктан җайга салуның кайбер мәсьәләләре» дигән мәкаләсе басылып чыкты, анда гомуми белем бирү оешмаларының 10 нчы сыйныфына укучыларны кабул итүнең хокукый аспекты карала. Автор урта гомуми белем бирүнең мәҗбүрилеген, 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тарту өчен нигезләрне, профильле сыйныфларга индивидуаль сайлап алу үзенчәлекләрен, шулай ук укуны дәвам итүнең хокукый гарантияләрен анализлый.

Хөрмәтле укучылар һәм авторлар, безнең басма белән даими кызыксынуыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез һәм материалларыгызны журналның киләсе санында бастырып чыгарырга чакырабыз!