Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының аспирантурасына керү сынаулары башланды
2025 елның 4 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының аспирантурасына керү сынаулары башланды. Кандидатлар имтиханны махсус дисциплина (педагогика) буенча тапшырдылар. Гомумән алганда, алар мәгарифтә заманча тенденцияләрне белүләрен, илебез педагогикасы традицияләре һәм инновацияләре бәйләнешен аңлауларын күрсәттеләр.












