«Изге эш – Ватанга хезмәт итү!» парламент дәресләре Татарстан мәктәпләрендә уза
17-28 февраль көннәрендә республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы, Дәүләт думасы, шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашында парламент дәресләре уза. Парламент дәресе-2025 Татарстан Республикасында һәм Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.












