• Русский
  • Татарча

«Заманча мәгариф системасының аерылгысыз компоненты буларак остазлык» республикакүләм коворкингы

«Заманча мәгариф системасының аерылгысыз компоненты буларак остазлык» республикакүләм коворкингы

2026 елның 30 мартында остаз компетенцияләрен үстерү үзәге кысаларында «Заманча мәгариф системасының аерылгысыз компоненты буларак остазлык» республика коворкингы булды. Чара Казан шәһәренең Яңа Савин районының «Открытие» 107 нче гимназиясе базасында яшь педагоглар өчен үткәрелде.

Чараны үткәрүнең максаты – педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен үстерү.

Коворкинг кысаларында команда туплауга тренинг үткәрелде, моннан тыш, катнашучыларга яңа эш инструментлары тәкъдим ителде. 

Барлык катнашучы педагоглар да мондый чараларга ихтыяҗ һәм кызыксыну зур булуын билгеләп үттеләр.  Коворкинг ачык диалог һәм идеяләр алмашу өчен мәйданчык булды.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: