• Русский
  • Татарча

Белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Гомуми белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укыту тәмамланды

Белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Гомуми белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укыту тәмамланды

2026 елның 27 мартында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 43 җитәкчесен «Гомуми белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча 72 академик сәгать күләмендә укыту төгәлләнде.

Мәктәп җитәкчеләрен укыту кысаларында идарә итүгә заманча алымнар, норматив-хокукый тәэмин итү мәсьәләләре, мәгариф оешмаларын үстерүнең нәтиҗәле стратегияләре, шулай ук идарә эшчәнлегендә цифрлы инструментлар куллану практикасы каралды.  Педагогция-гамәли дәресләр педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы укытучылары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды. 

Курсларга килүчеләр алдында ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова чыгыш ясады. Ул барлык тыңлаучыларга да нәтиҗәле эш, иҗади уңышлар һәм авыр, әмма игелекле хезмәтләрендә илһам теләде.

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында мәктәп җитәкчеләре түбәндәге мәйданчыкларда «Мәгариф оешмасы белән идарә итүдә инновацион алымнар» темасына көндезге стажировка үттеләр:

  • Казан ш. Вахитов районындагы «Инглиз телен тирәнтен өйрәтүче 39нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МАМУ (директоры Г.А. Нәҗипова); 
  • КФУның «Н.И. Лобачевский исемендәге лицей» МБМУ (директоры Е.Г. Скобельцына). 

Стажировка мәйданчыкларында мәгариф оешмасы белән идарә итүдә ясалма интеллекттан файдалану, проект методлары, Комплекслы куркынычсызлык мәсьәләләре яктыртылды.

Укуның йомгаклау этабында мәктәп җитәкчеләре идарә эшчәнлегенең актуаль темалары буенча проект эшләрен уңышлы якладылар. Йомгак ясаганда укучылар курсларның югары дәрәҗәдә оештырылуын, программаның гамәли юнәлешле булуын, укуның барлык этапларында да ярдәмнең яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр.

#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: