
2026 елның 27 мартында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә «Мәгариф оешмасында балигъ булмаганнарның девиант тәртибен профилактикалау һәм коррекцияләү» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды, квалификация күтәрү программасы кураторы – психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы).
Татарстан Республикасыннан 91 педагогик хезмәткәр укыды.
Уку барышында тыңлаучылар:
- мәктәп укучыларында девиант тәртипне ачыклау һәм профилактикалауның заманча алымнарын өйрәнделәр;
- балалар һәм яшүсмерләр белән коррекцион эшнең нәтиҗәле ысулларын үзләштерделәр;
- реаль кейслар турында фикер алыштылар һәм хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар;
- имин һәм ярдәмчел белем бирү мохите булдыру өчен практик инструментлар алдылар.
Гаилә белән эшләүгә, ата-аналар белән аралашуга һәм җәберләүне кисәтүгә аерым игътибар бирелде. Барлык тыңлаучылар да программаның гамәли әһәмиятен билгеләп үттеләр, оештыручыларга һәм укытучыларга материалның профессиональлеге һәм актуальлеге өчен рәхмәт белдерделәр.



