• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованың Яңа ел уңаеннан котлавы

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Якынлашып килгән Яңа ел уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне кабул итеп алыгыз! Тылсымлы да, шатлыклы да бәйрәм якынлаша, һәм ул, һичшиксез, һәрберебезнең дә хыялларын чынга ашырыр, киләчәккә өметләр уятыр һәм күптән көтелгән уңай үзгәрешләр бүләк итәр!

Яңа елда сез башкарган мөһим эшләрдә уңышлар насыйп итсен! Сезнең иң яхшы башлангычларыгызга иҗади илһам һәм эшлекле инициативалар юлдаш булсын, ә сезнең көч-күәтегез алга куелган планнарны тормышка ашыруда ышанычлы нигез буларак хезмәт итсен! Яңа перспективалар барлыкка килсен һәм куелган бурычлар гамәлгә ашсын!

Сезгә якыннарыгызның җылысын һәм мәхәббәтен, хезмәтәшләрегезнең һәм дусларыгызның ихтирамын тоеп яшәргә язсын, күтәренке кәеф һәм гаҗәеп сюрпризлар сезне тормыш юлыгызда озата барсын!

Сезгә игелек, мәхәббәт һәм бәрәкәт телим!!!

«Русское слово» нәшриятыннан яңа уку һәм укыту-методик әсбаплар

ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге уку залында “Русское слово” нәшриятының яңа басмаларыннан күргәзмә эшли.

Башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфлар өчен уку һәм укыту-методик әсбаплары тәкъдим ителә.

Күргәзмәдә сез түбәндәге темалар буенча яңа басмалар белән таныша аласыз: "Обществознание", "Основы безопасности жизнедеятельности", "Дорогою добра","Обитатели дома Земля", "Знакомство с миром профессий", "Развивающий детский отдых", "Вместе против насилия в школе" һ.б.

Яшь педагоглар өчен «TeachMeet» семинары (ФИП “Укытучы 2.0”) семинары

2018 елның 12 декабрендә Казан шәһәренең 7 нче лицей-интернаты базасында гомуми белем бирү оешмаларының яшь педагоглары өчен “TeachMeet” форматында “Менеджмент сыйныфы” темасына уку-өйрәтү семинары үтте. Чара башында ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем һәм асоциаль үз-үзеңне тотуны профилактикалау лабораториясе мөдире Шәехов Марат Рәшит улы институтның яшь педагогларга ярдәм итү системасы турында сөйләп узды.

“Аутистик спектры тайпылышлары булган балаларны психологик-педагогик коррекцияләү” программасы буенча һөнәри яктан яңадан әзерләүнең төгәлләнүе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дәүләт биременә яраклы рәвештә, “Һөнәри яктан яңадан әзерләүне оештыру һәим үткәрү турында” 2018 елның 9 апрелендәге 197/18-ОД боерыгы нигезендә, педагогика, психология һәм андрогогика кафедрасы тарафыннан 2018 елның 10 апреленнән алып 22 ноябренә кадәр “Аутистик спектры тайпылышлары булган балаларны психологик-педагогик коррекцияләү” өстәмә һөнәри программасы буенча һөнәри яктан яңадан әзерләү үткәрелде (күләме – 330 сәгать).

Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру буенча республика форумы




Институт хезмәткәрләре дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүнең теоретик аспектларын билгеләде. Гаилә мөнәсәбәтләренең актуаль проблемаларын гамәлдәге законнар күзлегеннән чыгып, үзенең чыгышында Э.Я. Латыйпов ачып бирде. И.В. Сафронова, М.Р. Шәехов, Э.И. Симашева гаилә белеме буенча күмәк монография булдыруда катнаштылар (2017 ел), анда аерым уку предметлары кысаларында гаилә кыйммәтләре мәсьләләрен гамәлгә ашыру буенча методик материаллар тәкъдим ителгән иде. Форумда катнашучылар шулай ук Мәгарифне үстерү институты коллективы көче белән әзерләнгән “Гаилә этник мәдәният даирәсендә” электив курсы белән дә таныштылар.

Чит тел укытучыларының «Заманча мәктәпнең полилингвиаль мохиты” республика форумы

2018 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре чит тел укытучыларының “Заманча мәктәпнең полилингвиаль мохиты” республика форумында катнашты. Форумда Татарстан Республикасы гомумбелем оешмаларында чит телләрне өйрәнүнең сыйфатын күтәрүгә, йомгаклау аттестацияләрен әзерләүгә һәм үткәрүгә, республикада чит телдән белем бирүнең төбәк сыйфат бәяләмәсен камилләштерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр турында фикер алышынды.

Казанда Россиянең педагогик кадрларның белемен күтәрү буенча иң өлкән үзәкләренең берсе булган Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оешуга 90 ел тулуга багышланган “Мәгариф: тәҗрибә, проблемалар һәм үсеш перспективалары” Бөтенроссия фәнни

2018 елның 6 декабрендә Россиядәге педагогик кадрларның белемен күтәрү буенча иң өлкән үзәкләренең берсе булган Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оешуның 90 еллыгына багышланган “Мәгариф: тәҗрибә, проблемалар һәм үсеш перспективалары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә мәгарифнең актуаль проблемалары һәм үсеш тенденцияләре турында фикер алыштылар.

ТР Мәгарифне үстерү институты мәгариф оешмалары җитәкчеләрен һәм башка затларны “Заманча белем менеджменты” һөнәри яктан яңадан әзерләүнең өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча укытуга җыю турында игълан итә

“Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” мәгариф оешмалары җитәкчеләрен ( җитәкче урынбасарларын) һәм башка затларны “Заманча белем менеджменты” һөнәри яктан яңадан әзерләүнең өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча 300 сәгать күләмдәге укытуга җыю турында игълан итә.

Pages