• Русский
  • Татарча

Казанда мәктәп директорлары инновацион белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

28 июньдә Казанда республика педагогларының август киңәшмәсе кысаларында "XXI гасыр мәктәбе: Чакырулар. Мөмкинлек. Перспективалар».
мәгариф оешмалары директорлары секциясе узды. 

Секция эшендә «Инженерлык Республикасы» мәгариф проекты, республиканың «Адымнар» полилингваль белем бирү комплекслары, сәләтле балалар өчен махсус мәктәп-интернатлар, Россия Фәннәр академиясенең Татарстан Республикасындагы база мәктәпләре, кадет мәктәпләре, «СберКласс» махсус укыту проектында катнашучы мәктәпләр, «Цифрлы белем бирү мохите» проекты директорлары һәм директор урынбасарлары, шулай ук дәүләт хакимияте органнары һәм фәнни-педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. 

Секциянең пленар утырышы барышында Татарстанның заманча белем бирүнең төп трендлары, республика мәгариф системасының сыйфатын күтәрү шартларының берсе булган ачык профильле белем бирүче мәктәпләрнең төрлелеге каралды. 

Секциянең пленар утырышында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе ректоры Ногманова Людмила Николаевна чыгыш ясады, чыгыш темасы - «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының өзлексез һөнәри үсеш һәм һөнәри компетенцияләрне камилләштерү өчен когнитив-цифрлы мохите».

Фотогалерея: