|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
![]() |
16 декабрьдән алып 21 декабрьгә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе «ФГОС шартларында мәктәп укучыларының белемнәрен формалаштыру һәм бәяләүдә комплекслы якын килү» темасына Саха Республикасы (Якутия) педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курсларын үткәрде. |
---|
|
18 һәм 19 декабрь көннәрне «Сенеж» идарәсе остаханәсе - «Россия - мөмкинлекләр иле» АНО мәгариф үзәге базасында Татарстан Республикасы делегациясе «XXI гасырда мәгариф: киләчәк образы» мәгариф семинарында катнашты. |
---|
![]() |
2019 елның 19 декабре көнне «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч урта гомуми белем бирү белән татар теле һәм әдәбияты кафедралары Казан шәһәре Совет районының «8 нче гимназия – Мәгариф үзәге» базасында 4-5 классларда «Сәлам!» укыту-методик комплексы белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «"Сәлам!" укыту-методик комплексын кулланып рус телле 4-5 сыйныф укучыларына татар телен укыту үзенчәлекләре» дип исемләнгән шәһәр семинарын үткәрделәр. |
---|
![]() |
Хөрмәтле авторлык методик эшләнмәләр республика чаралары конкурсында катнашучылар! Конкурска килгән эшләр саны күп булу сәбәпле, нәтиҗәләр 2019 елның 26 декабрендә игълан ителәчәк һәм сайтта урнаштырылачак. Методик эшне үстерү бүлеге |
---|
«Киләчәк укытучысы» проекты
![]() |
Бергәләп эшли белгән һәм үз эшләрендә заманча тәҗрибәләр кулланырга әзер укытучылар командаларына ярдәм итү һәм аларны таныту буенча бөтенроссия конкурсы. |
---|
![]() |
2019 елның 1 октябреннән алып 14 декабрьгә кадәр "Хәзерге заман мәгариф менеджменты" дип исемләнгән өстәмә һөнәри белемне күтәрү һөнәри мәгариф программасы буенча Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен укыту оештырылды (куратор - мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Смирнов И.А.) Программа күләме: 300 сәгать. |
---|
![]() |
2020 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәгариф системасында тарихи-мәдәни объект буларак халык костюмын өйрәнү» темасына түгәрәк өстәл үткәрә, аның кысаларында төрле дәрәҗә мәгариф учреждениеләренең белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда халык костюмын өйрәнү мәсьәләләре каралачак; мәгариф һәм мәдәни-ял итү учреждениеләре практикасында халык костюмын куллану тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк; матди мәдәният объекты буларак халык костюмын өйрәнгәндә мәгариф системасында комплекслы якын килү принциплары эшләнеләчәк. |
---|
|
2020 елның 21 гыйнварында рус теле укытучылары өчен «Рус теленнән олимпиада биремнәре спецификасы һәм россиякүләм олимпиаданың төбәк этабына әзерлек үзенчәлекләре» семинары узачак, аның кысаларында тел белеме бүлекләре нигезендә олимпиада биремнәре классификациясе; олимпиада эшләрен тикшерү һәм бәяләү системасы һәм башка актуаль мәсьәләләр каралачак. |
---|
![]() |
2019 елның 9 декабреннән 13 декабренә кадәр Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты «Бүгенге шартларда мәгариф оешмасы белән идарә итү теориясе һәм практикасы (вазыйфага керешү)» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча гомуми белем бирү оешмасы җитәкчесе вазыйфасына кадрлар резервын укытуны үткәрде. Укуларны 50 кеше узды. |
---|