• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга STEM белем бирү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «STEM-мәгариф» социаль программасын гамәлгә кертү эшен башлап җибәрде. 

2021 елның 24 маенда «STEM - мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү: балалар бакчасында гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру механизмнары» темасына муниципаль мәгариф идарәләре (бүлекләре) методистлары, STEM-белем бирү программасын гамәлгә ашыруны планлаштыручы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре өчен (модератор-кафедра доценты С.Н.Башинова) республика онлайн – семинары узды. 

Семинар барышында «STEM-мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балаларга белем бирү» программасының (авторлары: Т.В. Волосовец, В.А. Маркова, С.А. Аверин) мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерү өчен мөмкинлекләре каралды. Казан шәһәре Совет районының 50-нче номерлы балалар бакчасы коллективы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүдә "LEGO - WEDО 2.0. Робототехника" конструкторын куллану ысулларын күрсәтте. Идел буе районы 131 нче балалар бакчасы педагоглары Казанда мультстудия кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тикшеренү эшчәнлеген оештыру проблемасын яктырттылар. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының математика һәм табигый-фәнни белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы А.А. Рябова семинарда катнашучыларны IT-технологияләр, робототехника, заманча программалаштыру казанышлары белән таныштырды. Республика семинарына йомгак ясап, катнашучылар STEM-белем бирүнең хәзерге мәгариф процессында ихтыяҗын билгеләделәр. 

2021 елның 18 июнендә мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты С.Н. Башинова МДПУ оештырган STEM/STEAM - практиканың мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү өлкәсендәге онлайн - фестивалендә катнашты. Фестивальнең дискуссия мәйданчыкларында STEM/STEAM - мәктәпкәчә белем бирүдә Россия мәгариф чишелешләрен куллану тәҗрибәсе, STEM/STEAM - технологияләрне гамәлгә ашыруның уңышлы кейслары тәкъдим ителде.

5

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы STEAM/STEAM-белем бирү практикаларын үстерү һәм тарату, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында STEM/STEAM - мохит формалаштыру буенча эшне дәвам итәчәк.

Фотогалерея: