• Русский
  • Татарча

«Иң яхшы цифрлы мәктәп – 2020» республика конкурсы йомгаклары

«Иң яхшы цифрлы мәктәп – 2020» республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурс 2020 елның 5 февраленнән 19 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Ачык мәктәп» компаниясе белән берлектә «Ачык мәктәп 2035» республика белем бирү проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде».

Конкурс педагогик мохиттә заманча цифрлы технологияләрне алга этәрүгә һәм цифрлы технологияләр өлкәсендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары педагогларының һөнәри осталыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.

Конкурста республиканың «Ачык мәктәп» белем бирү платформасына тоташтырылган гомуми белем бирү оешмалары катнашты.

Мәктәпләр түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде:

  • педагоглар тарафыннан уку процессын оештырганда «Ачык мәктәп» платформасы ресурсларын куллану активлыгы;
  • 2019/2020 уку елында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең «Ачык мәктәп» ресурс үзәге тарафыннан оештырылган квалификация күтәрү буенча дистанцион курсларда белем бирү учреждениеләре педагогларын укыту;
  • «Ачык мәктәп» компаниясенең методик хезмәте һәм Ресурс үзәге оештырган чараларда катнашу («Мин - цифрлы мәктәп укытучысы» онлайн-конференциясе, вебинарлар), шул исәптән спикерлар сыйфатында да;
  • «Ачык мәктәп» проекты тьюторларын әзерләүнең сертификация программасын узган мәктәп педагоглары тарафыннан укыту чаралары, семинарлар үткәрү;
  • педагогларның Ресурс үзәге инициативасы белән оештырылган диагностик чараларда катнашуы;
  • белем бирү учреждениесендә проект темасы буенча чаралар (ачык дәресләр, семинарлар, ата-аналар җыелышлары, флешмоблар, педагоглар һәм укучылар өчен конкурслар һ.б.) үткәрү.

Конкурс нәтиҗәләре буенча конкурсның барлык критерийлары буенча Татарстан Республикасының иң күп балл җыйган 5 (биш) гомуми белем бирү оешмасы һәм конкурс критерийлары буенча югары активлык һәм нәтиҗәлелекнең уңай динамикасы белән аерылып торган 3 (өч) гомуми белем бирү оешмасы билгеләнде.

Конкурста катнашучыларның рейтинг таблицасы «Ачык мәктәп» мәгариф платформасы сайтында (сылтама буенча методик бүлек конкурслары өстәмә битендә) https://2035school.ru/edu/contest/ адресы буенча урнаштырылган.

Җиңүчеләрне бүләкләү карантин чаралар тәмамланганнан соң булачак.