• Русский
  • Татарча

«Мәктәп медиациясе методын мәгариф киңлегенә интеграцияләү» темасы буенча күргәзмә-конфликт форматында вариатив чара

2020 елның 9 июлендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы белән берлектә, региональ проектларны гамәлгә ашыру һәм «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләгән мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын яхшырту чаралары кысаларында, 2020 елда «Белем бирү киңлегендә мәктәп медиациясе методын интеграцияләү» темасы буенча күргәзмә-конфликт форматында вариатив чара оештырдылар һәм үткәрделәр. Чарада “2 нче номерлы Балык Бистәсе урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесеннән 55 педагог катнашты.

Мәгарифне үстерү институтының Педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты К.Ш. Шәрифҗанова семинарда катнашучыларны медиация процедурасын үткәрү һәм конфликтларны тыныч хәл итү ысуллары белән таныштырды.

Мәгариф системасында медиация хезмәте мәктәпнең төрле авыр һәм конфликтлы ситуацияләре белән системалы рәвештә эшли ала, шулай ук мәктәп киңлекләренә, шул исәптән белем бирү процессын яхшырту алымын төзи ала.

Эш онлайн-режимда барды, чатта чыгыш ясаучының катнашучылар белән элемтәсе актив тәэми ителде.

Чара материаллары (тезислар һәм презентацияләр) катнашучыларга җибәрелде.