• Русский
  • Татарча

«Белем бирүдә конфликтларны җайга салу процедуралары буларак торгызу технологияләре (шул исәптән медиацияләр)» квалификация күтәрү курслары

2022 елның 19 сентябреннән 30 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан «Белем бирүңдә конфликтларны җайга салу процедуралары буларак торгызу технологияләре (шул исәптән медиацияләр)» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча курслар оештырылды һәм үткәрелде (куратор - Психологик-педагогик ярдәм үзәге директоры Шәрифҗанова К.Ш.). Татарстан Республикасының 12 педагогик хезмәткәре укыды. Курс күләме: 72 сәгать.

Программа тыңлаучыларны һөнәри үстерүгә, теоретик әзерлекне тәэмин итүгә һәм нәтиҗәле коммуникациянең гамәли күнекмәләрен формалаштыруга, конфликтлар белән идарә итүгә, сөйләшүләр процессын проектлауга һәм алып баруга, белем бирү һәм социаль тирәлектә барлыкка килә торган бәхәсләр буенча медиация процедурасын оештыруга һәм уздыруга юнәлтелгән.

Квалификация күтәрү барышында тыңлаучылар торгызу медиациясе һәм бергәлек даирәсе буларак актуаль торгызу технологияләре белән шөгыльләнә алды. 

Квалификация күтәрү нәтиҗәләрен чыгарганда, тыңлаучылар кафедраның профессорлар-укытучылар составының югары профессиональлеген билгеләп үттеләр һәм белем бирү процессында катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.
 

Фотогалерея: