• Русский
  • Татарча

«Уку һәм тәрбия эшчәнлеге бердәмлеге аша кадетларның шәхси үсеше» республика конференциясе

2022 елның 30 сентябрендә Советлар Союзы Герое С.Е. Кузьмин исемендәге Чистай кадетлар интернат-мәктәбе базасында кадет тәрбиясе һәм белем бирү проблемаларына багышланган «Уку һәм тәрбия эшчәнлеге бердәмлеге аша кадетларныңа шәхси үсеше» конференциясе үткәрелде.

Пленар утырышта Советлар Союзы Герое С.Е. Кузьмин исемендәге Чистай кадет интернат-мәктәбе директоры В. И. Буслаева мәктәптә кадет белем бирү системасын тәкъдим итте.
Советлар Союзы Герое М. А. Чирков исемендәге Кама Тамагы кадетлар интернат-мәктәбе тәрбиячесе Сабиров Э. Ш. гражданлык-патриотик тәрбия бирүне оештыруда кадет сыйныфларының ролен билгеләп үтте.

Конференциядә катнашучыларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Т.Г. Алексеева сәламләде.

  • «КАДЕТ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ПРОЕКТ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ» секциясендә (Модератор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасының өлкән укытучысы, филология фәннәре кандидаты Михеев А.В.) конференциядә катнашучылар кадет училищеларында һәм сыйныфларда белем бирү процессын оештыру тәҗрибәсе белән (кадет мәгарифе концепцияләре, кадетларга психологик һәм һөнәри юнәлеш бирү, уку процессын мәгълүмати-методик тәэмин итү) уртаклаштылар.
  • «КАДЕТ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТӘРБИЯ ЭШЕ» секциясендә (Модератор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Смирнов И.А.) кадет традицияләрен булдыруга, кадетларны рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбияләүгә, кадет клублары, музейлары эшенә, укыту-тикшеренү һәм дәрестән тыш эшчәнлек оештыруга зур роль бирелде.

 

Конференция кысаларында «Идарә итү форсайты» секциясе эше үткәрелде. Конференциядә катнашучылар тәкъдим ителгән докладларның һәм оешмаларның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: