• Русский
  • Татарча

«Тарих» һәм «Җәмгыять белеме» фәннәренең функциональ грамоталылыкны формалаштыруда потенциалы» тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының түгәрәк өстәле

2022 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру мәсьәләләре буенча республика түгәрәк өстәле үткәрә.

Түгәрәк өстәл эшендә катнашырга тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, шулай ук әлеге тема белән кызыксынган барлык педагоглар чакырыла.

Түгәрәк өстәл онлайн форматта үткәрелә. 

Эш 2022 елның 7 октябрендә 13: 00 сәгатьтә башлана.

Түгәрәк өстәл эшенә сылтама буенча кушылырга мөмкин: https://us06web.zoom.us/j/6300663282?pwd=N2JMOGs4c3lCNHI1MG9qMllqN2dmQT09 
Конференциянең идентификаторы: 630 066 3282,
Керү коды: 1235