• Русский
  • Татарча

Коррупцияле хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы белем бирү оешмаларының вазифаи затларын укыту

 

2022 елның 28-30 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы тарафыннан «Белем бирү оешмаларында коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору» квалификация күтәрү программасы (күләме -16 сәгать) гамәлгә ашырылды.

Тыңлаучылар алдында көндезге уку кысаларында министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Музипов Рәмис Гаптрәис улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының хокукый җайга салу бүлеге башлыгы Мәгъсүмов Айрат Альберт улы, шулай ук беренче проректор, фәнни эш буенча проректор, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты Җинаять хокукы һәм процессы кафедрасы профессоры, юридик фәннәр докторы Бикеев Игорь Измаилович чыгыш ясады.

Тыңлаучылар дәүләтнең коррупциягә каршы сәясәте өлкәсендәге законнардагы яңалыклар һәм үзгәрешләр белән таныштылар һәм гамәли мисалларда коррупция схемаларын ачыклау ысуллары, шулай ук коррупциягә каршы көрәшнең теге яки бу ысулларының нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар.

Фотогалерея: