• Русский
  • Татарча

Республика семинары 

2022 елның 22 ноябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Ачык мәктәп 2035» белем бирү проектын һәм Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгының «Цифрлы белем бирү мохите» юнәлеше буенча «Челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» проектын гамәлгә ашыруның чаралар планы нигезендә «Ачык мәктәп»: муниципалитет өчен статистика коралы» республика семинарын үткәрде.

Семинар эшендә «Ачык мәктәп 2035» белем бирү проектының муниципаль координаторлары катнашты. 

«Ачык мәктәп» циффрлы белем бирү платформасының методик хезмәте җитәкчесе Кудимова Наталья Вячеславовна платформада күпсанлы гаризалар буенча яңа роль – муниципаль координатор төзелүе турында сөйләде.

Һәр муниципалитеттан җаваплы белгечләр статистик мәгълүматлардан файдалана алачаклар һәм үз муниципалитетларының гомуми белем бирү оешмаларының проектта катнашуының сан күрсәткечләрен эшкәртә алачаклар.

Катнашучылар семинарны оештыручыларга һәм спикерга рәхмәт белдерделәр, әлеге рольнең актуальлеген һәм платформада оператив мәгълүмат алу мөмкинлеген, шулай ук чараны үткәрүнең уңайлы форматын билгеләп үттеләр. 

Семинар язмасына сылтама: https://rutube.ru/video/private/16936b34ffb1d6d70f887b07970052c0/?p=c3u1...