• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына Россия мәгариф академиясенең һәм Россия Мәгариф министрлыгының инновацион мәйданчыгы статусы бирелде

Мәгариф системасының кадрлар потенциалын үстерү Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү стратегиясенең мөһим бурычы.

Педагог һәм остаз елында республикада укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә, укытучыларга социаль ярдәм күрсәтүгә, аларның һөнәри үсешенә якын килүне үзгәртүгә юнәлтелгән проектлар һәм чаралар сериясе гамәлгә ашырылачак.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, инновацион технологияләрне, актуаль форматларны һәм алымнарны файдаланып, әлеге юнәлештә системалы, максатчан эш алып бара.

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы «Федераль инновацион мәйданчыклар турында» 2022 елның 23 декабрендәге 1167 номерлы Россия Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә 2023 елда үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. 

Проектның максаты – Россия Федерациясе фәнни-технологик үсешенең яңа приоритетларына күчү өчен кирәкле технологик грамоталылыкны, тәнкыйди һәм креатив фикерләүне, глобаль компетенцияләрне формалаштыру өчен предмет өлкәсе укытучыларын өзлексез һөнәри үстерү системасында куллану өчен нәтиҗәле формалар, методикалар һәм технологияләр эшләү һәм аларны гамәли яктан сынап карау.

«Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның төбәк остазлык системасын үстерү» Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының икенче проекты Россия мәгариф академиясе  тарафыннан хупланды. 2022 елның 15 декабрендәге 4 номерлы Россия мәгариф академиясе боерыгы нигезендәТатарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы статусы бирелде.

Проект белем бирү системасында остазлык эшчәнлеген үстерүгә һәм квалификация күтәрүнең традицион формаларын сыйфатлы үзгәртүгә юнәлдереләчәк. Педагогик һәм җитәкче кадрларны, мәктәп командаларын һәм һөнәри берләшмәләрне һөнәри камилләштерү стратегиясен проектлау педагогик хезмәткәрләрне укыту процессының реаль шартларында остазлык эшчәнлеген гамәлгә кертү хисабына гамәли әзерлек сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Инновацион проектларны гамәлгә ашыру педагогик кадрлар әзерләүне фәнни-методик яктан алып бару һәм югары белем бирү программаларын гамәлгә ашыру – аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү буенча белем бирү эшчәнлеген тормышка ашыру өлкәсендә эшчәнлекнең яңа дәрәҗәсенә чыгарга мөмкинлек бирә.

ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча