• Русский
  • Татарча

Республика Остазлар советы өчен квалификация күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан «Педагогик остазлык: остазлыкның билгеләнгән моделен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча белем бирү интенсивы» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырыла (36 сәгать). Билгеләнгән аудитория: республика Остазлар советы әгъзалары.

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында тыңлаучылар белем бирү оешмаларында педагогик хезмәткәрләрнең остазлык системасын (билгеләнгән моделен) гамәлгә ашыру өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрне камилләштерәләр. Бу очракта остазлык программасын гамәлгә ашыруның заманча ысулларына һәм конкрет ситуацияләрне анализлауга аерым игътибар бирелә.

2023 елның 20, 24 һәм 25 апрелендә, квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында, тыңлаучылар Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы мәгариф идарәсе, «Ресурс» 146 нчы лицее һәм КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее базаларында стажировка мәйданчыклары эшендә актив катнаштылар.

Тыңлаучылар программаның актуальлеген һәм аның гамәли юнәлешле булуын, курсларның бик вакытлы һәм югары дәрәҗәдә оештырылуын, эштә төгәллекне, профессорлар-укытучылар составының, Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге хезмәткәрләренең яхшы күңеллелеген һәм һөнәри осталыгын билгеләп үтәләр.

 

Фотогалерея: