• Русский
  • Татарча

Олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән өчен татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында грантка конкурс игълан ителә

2024 елның 27 маеннан 13 июненә кадәр «Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгәне өчен (туган) татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ярдәм итү» грантына конкурс узачак.

 

Ел саен 13 гранттан артык бирелми.

Грант бирү максаты – туган (татар) теле һәм туган (татар) әдәбияты укытучыларын стимуллаштыру, туган (татар) теле һәм туган (татар) әдәбияты буенча республика олимпиадалары һәм (яки) татар теле буенча халыкара олимпиада призерларын һәм (яки) җиңүчеләрен әзерләү.

2024 елның 27 – 29 маенда электрон адреска конкурс сайлап алуында катнашу турында гаризалар кабул ителәчәк olimp.podderzhka-2024@mail.ru.

Сайлап алу 2024 елның 29 маеннан 6 июненә кадәр конкурс комиссиясе тарафыннан башкарыла.

Грант алу өчен конкурс сайлап алу җиңүчеләре Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән 2024 елның 13 июненә кадәр раслана.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча