• Русский
  • Татарча

«Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре һәм үсеш перспективалары» консалтинг семинарлары циклыннан республика семинары

2024 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты чаралары планы нигезендә дәүләт йөкләмәсе, «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре һәм үсеш перспективалары» консалтинг семинарлары циклыннан республика семинары узды.

 

Семинар барышында Татарстан Республикасында «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы зат, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укыту-методик эш буенча проректоры Хохлов Александр Викторович проектны коррекцион белем бирү оешмаларында, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр һәм инвалидлар белем ала торган мәктәпләрдә гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында сөйләде.

Чарада коррекция мәктәпләренең һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәр укый торган мәктәпләрнең 300дән артык идарә командалары катнашты.

Семинар зур кызыксыну уятты. Йомгак ясаганда катнашучылар семинарның гамәли әһәмиятен билгеләп үттеләр.

Язмага сылтама: (эшкәртелә)

Фотогалерея: