
18 майда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесендә «Россиянең укытучы- дефектологы – 2026» һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы финалы үтте.
Конкурс сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм/яки инвалидлык белән эшләүче педагогларның һөнәри һәм шәхси үсеше өчен мөһим платформага әверелде.
Катнашучылар жюри әгъзаларына заманча коррекцион-үстерү методикаларын күрсәтеп мастер-класслар тәкъдим иттеләр.
Конкурс финалына 10 педагог керде:
«Ел дефектологы» номинациясендә:
- Борисова Надежда, Казан ш. Идел буе районының катнаш төрдәге 27 нче балалар бакчасының укытучы-дефектологы;
- Кашапова Наталья, Казан ш. Мәскәү районының компенсацияләү төрендәге 149 нчы балалар бакчасының укытучы-дефектологы;
- Латыйпова Фәния, Казан шәһәренең соматик авырулы балалар өчен озайтылган уку көне булган 168 нче төп гомуми белем бирү мәктәбенең укытучы-дефектологы;
- Ляшкова Татьяна, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яр Чаллының 86 нчы «Өмет» мәктәбенең укытучы-дефектологы;
- Табачникова Юлия, Әлмәтнең сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 19 нчы мәктәбенең укытучы-дефектологы.
«Ел логопеды» номинациясендә:
- Бабушкина Гөлназ, Түбән Кама муниципаль районының 36 нчы урта гомуми белем мәктәбенең укытучы-логопеды;
- Урапина Эльмира, Казан шәһәре Идел буе районының катнаш төрдәге 379 нчы балалар бакчасының укытучы-логопеды;
- Хәлимова Миләүшә, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба интернат-мәктәбенең укытучы-логопеды;
- Хәсәнова Венера, Казан ш. Яңа Савин районының 150 нче балалар бакчасының укытучы-логопеды;
- Юнысова Лилия, Казан шәһәре Киров районының В.А. Григорьев исемендәге 81 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укытучы-логопеды.
Конкурска нәтиҗәләр якын арада ясалачак. Һәр номинациядә беренче урыннарны алган педагоглар «Россиянең укытучы-дефектологы» Россиякүләм һөнәри осталык конкурсының федераль этабында катнашу өчен документлар тапшыруга тәкъдим ителәчәк.
#ИРОРТ











