• Русский
  • Татарча

«Иң милли тәрбияче – 2026» республика конкурсы

«Иң милли тәрбияче – 2026» республика конкурсы

Конкурста катнашырга теләк белдереп 300 педагог гариза тутырган. Сайлап алу этабы йомгаклары буенча 23 тәрбияче финалга чыкты, алар арасында Арча, Саба, Балтач, Теләче, Питрәч, Әгерҗе, Биектау районнары һәм Казан шәһәре педагоглары бар иде.

Жюри мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар телендә укытучы заманча педагогның һөнәри компетенцияләрен бәяләде.

Жюри эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Шәмсетдинова һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Надия Мифтахетдинова катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Иң милли тәрбияче – 2026»ның Гран-при иясе булып «Балтачның катнаш төрдәге 5 нче балалар бакчасы» МББМУ тәрбиячесе Фәридә Хафизова танылды.
#ИРОРТ

Фотогалерея: 
Хэштеглар: