2024 елның 13 маеннан 19 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан «Туган телдә «Туган (татар) теле һәм әдәбияты» предмет өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча 270 сәгать күләмендә Россия Федерациясе субъектлары мәгарифенең этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмалары укытучыларын яңадан һөнәри әзерләү программасы гамәлгә ашырылды.
Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән 10 педагог белем алды. Курслар кураторы – Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Ваһапова Адилә Растямовна.
Программа онлайн-лекцияләр, практик дәресләр, презентацияләр, онлайн-консультацияләр формасында электрон укыту һәм дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып гамәлгә ашырылды. Программа кысаларында шулай ук «Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының эш методик системасы» темасына 36 сәгать күләмендә педагогик практика оештырылды.
Курсларга килүчеләр кирәкле белем, күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә торган уңайлы график һәм эш режимын, укучыларның кызыксынуларына һәм ихтыяҗларына карап карала торган мәсьәләләр даирәсен төзәтергә мөмкинлек бирә торган программаның ачык һәм аңлаешлы булуын, килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә торган курс укытучылары һәм кураторы белән кире элемтә булуын билгеләп үттеләр.
Тыңлаучыларны укыту 2024 елның 19 сентябрендә онлайн режимда чыгарылыш квалификация эшләрен уңышлы яклау белән тәмамланды.