2024 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында катнаш режимда «Хореография сәнгате: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укыту формаларын һәм эчтәлеген яңарту» дип аталган түгәрәк өстәл узды. (алга таба – түгәрәк өстәл).
Түгәрәк өстәлнең төп максаты — балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә бию сәнгатен укытуның хәзерге торышы турында фикер алышу.
Түгәрәк өстәлнең экспертлары булып хореография сәнгате өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, педагог-хореографлар чыгыш ясады. Эш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- бию сәнгате буенча белем бирү программаларының эчтәлеген яңарту;
- яшь укытучыларны заманча мәгариф системасында һөнәри эшчәнлеккә яраклаштыру;
- хореография сыйныфында укучыларда уку мотивациясен формалаштыру;
- хореография дәресләрендә сәламәтлекне саклау технологияләрен куллану;
Түгәрәк өстәл кысаларында тәҗрибә уртаклашу һәм хореография сәнгате өлкәсендә уңышлы педагогик практикаларны тәкъдим итү булды. Чарада республика шәһәрләре һәм районнары педагоглары катнашты.
Очрашу катнашучылар һәм тыңлаучылар тарафыннан җанлы кабул ителде, алар профессиональ аралашуның әлеге форматының үз вакытында һәм кирәклеге турында сөйләделәр.