2025 елның 21 гыйнварыннан 30 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы тарафыннан «Башлангыч мәктәптә контроль-бәяләү эшчәнлеге: яңа алымнар» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторы - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).
Уку барышында башлангыч сыйныф укытучылары өчен актуаль булган дәрестә контроль-бәяләү эшчәнлеген оештыру һәм дәрестән тыш эшчәнлек нәтиҗәләренә бәя бирү, кече яшьтәге балаларның функциональ грамоталылыгын бәяләү үзенчәлекләре, тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген билгеләү, башлангыч мәктәптә уку фәннәрен укытуда цифрлы технологияләрне куллануның нәтиҗәлелеген бәяләү кебек мәсьәләләр ачылды.
Стажировкалар Казан шәһәре Совет районының 95 нче лицее һәм Казан шәһәре Идел буе районының «Перспектива» күп профильле лицее» белем бирү оешмалары базасында узды. Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.
Педагоглар укытучыларга һәм курсларны оештыручыларга квалификация күтәрү программасын югары дәрәҗәдә гамәлгә ашырганнары өчен зур рәхмәт белдерделәр.