• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү буенча яңадан һөнәри әзерлек

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы һәм методикасы» өстәмә һөнәри программасы буенча укырга тыңлаучылар җыюны игълан итә (520 сәгать).         

Уку формасы – дистанцион белем бирү технологияләрен кулланып, көндезге-читтән торып уку.

Уку вакыты – 2025 елның 10 февраленнән 16 июленә кадәр. Уку түләүле нигездә.

Укуны тәмамлаган затларга «Мәктәпкәчә белем бирү педагогикасы һәм методикасы» юнәлеше буенча һөнәри эшчәнлек алып бару хокукы бирә торган тиешле үрнәктәге диплом бирелә.           

Укуны оештыру һәм түләү мәсьәләләре буенча төркем кураторына мөрәҗәгать итәргә:

  • Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты Башинова Светлана Николаевна;
    телефон: (843) 236-68-11;
    e-mail: svetlana-bashinova@mail.ru