• Русский
  • Татарча

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

2025 елның 24 гыйнварында 15.00 сәгатьтә гомуми һәм урта һөнәри белем бирү белгечләре өчен «Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында чираттагы вебинар узачак. Вебинарның темасы – «Белем бирү оешмаларында экстремизмны профилактикалау».

Чакырылган спикер – яшьләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыру, милләтара һәм конфессияара низагларны кисәтү, террорчылык идеологиясенә каршы тору һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре буенча координация үзәге белгече, Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшь ярдәмчеләрен әзерләү программасы остазы Мингалиев Арслан Хәйретдин улы. 

Үз чыгышында Арслан Хәйретдин улы Интернет челтәрендәге деструктив агымнар турында сөйләячәк һәм тыңлаучылар белән белем бирү оешмаларында экстремизмны профилактикалауның гамәли инструментлары белән уртаклашачак.

Вебинарда катнашу өчен түбәндәгеләр чакырыла:

  • белем бирү оешмалары администрациясе вәкилләре;
  • сыйныф җитәкчеләре;
  • гомуми белем бирү мәгариф оешмалары тәрбиячеләре;
  • урта һөнәри белем бирү төркемнәре кураторлары;
  • педагог-психологлар;
  • социаль педагоглар.

 

 

Вебинар трансляциясе түбәндәге сылтама буенча:
https://sferum.ru/?call_link=YaR8UeRQ4loUoAIcz8xOOdOM6zET1uLtBHnNycA06-Y