29 гыйнвар, 2025 - 20:24

Республикада «Россия ел укытучысы - 2025» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башланды.
Конкурсантларны тугыз зонада кабул итәчәкләр: Әлмәт, Норлат, Түбән Кама, Кукмара, Питрәч, Тәтеш, Яшел Үзән муниципаль районнары һәм Яр Чаллы, Казан шәһәрләре базаларында.
2025 елның 27-28 гыйнварында Әлмәт муниципаль районы базасында зона этабы уңышлы узды.