• Русский
  • Татарча

Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2025 елның 25 мартыннан 03 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан «Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының төп компетенцияләрен актуальләштерү» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторы – Татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Һадиева Гөлнара Васил кызы).

Уку барышында актуаль мәсьәләләр каралды: туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысының предмет компетентлыгы, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру үзенчәлекләре, белем бирү оешмасында тәрбия эше, дәресләрдә цифрлы технологияләрне куллану һ. б.

Стажировка Казан шәһәре Совет районының 183 нче гимназиясе базасында узды. Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды. 

Педагоглар укытучыларга һәм оештыручыларга квалификация күтәрү программасын югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен зур рәхмәт белдерделәр.

 

Фотогалерея: