
2025 нче елның 31 нче мартында ТР Югары Ослан муниципаль районы Печище төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләр өчен педагогик хезмәткәрләр белән координацион совет кысаларында «Мәгариф өлкәсе идарәче һәм педагогик кадрларының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен диагностикалау» семинары узды. Аның максаты - укытучыларның шәхси һәм һөнәри компетенцияләрен үстерү дәрәҗәсен бәяләү һәм аларның үсеш зоналарын билгеләү. Һөнәри күнекмәләрне нәтиҗәле үстерү өчен педагогларга үзләренең көчле һәм йомшак якларын аңлаудан башларга кирәк.
Үткәрелгән диагностика нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы шәхси һәм һөнәри компетенцияләрнең индивидуаль хисап-анализын алачак.
Диагностикада катнашырга теләүче барлык педагогик коллективларга түбәндәге почтага гариза калдырырга кирәк irort.orpk@gmail.com.