29 апрель, 2025 - 15:28

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты үзенең ветераннарын – Сарбасова Сара Гобаш кызын (1922 елгы) һәм Җамалетдинова Люция Мөхәммәт кызын (1932 елгы) олуг бәйрәм белән котлады.
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мәгариф профсоюзлары һәм «Һәр элмәктә җылы бар: тыл хезмәтчәннәребез өчен җылы оекбашлар бәйлибез!» акциясе буенча ветераннар күркәм һәм җылы бүләкләр кабул итеп, үзләренә карата игътибар тойдылар.