• Русский
  • Татарча

ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре информатика укытучылары съездында чыгыш ясады

ТР  Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре информатика укытучылары съездында чыгыш ясады

Татарстанда информатика  укытучыларының беренче съезды ачылды. Ул әлеге мәктәп предметының  40 еллыгына багышлана. Съезд  Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта үткәрелде.

«Программалау – икенче грамоталылык, дип тулысынча ышанам. Информатика тармакара дисциплинага әверелә бара», – дип белдерде Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин информатика укытучыларының беренче съездын ачу тантанасында. Ул билгеләп үткәнчә, бу предмет балалар киләчәктә биолог, химик, архитектор яки медицина хезмәткәре булырга җыенсалар да, үзләштерергә тиешле «метакүнекмә»гә әверелә. Шуңа бәйле рәвештә бүген информатика укытучыларының роле тагын да мөһимрәк була бара.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин видеомөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, 40 ел эчендә күп нәрсә үзгәрде: дәресне җиһазлаудан башлап педагог компетенцияләренә кадәр. Предметның эчтәлеге дә үзгәрде. Соңгы өч елда БДИда информатиканы тапшыручылар проценты 15% тан 21% ка кадәр арткан.
Узган ел 15,6 мең чыгарылыш укучысының 3,2 меңе диярлек бу фәнне сайлаган, ә һәр бишенче чыгарылыш укучысы аны 80 балл һәм аннан да югарыракка тапшыра. «Ел саен гадәттәгечә йөз балл җыючылар күп, 70% тан артыгы фәнне 4ле һәм 5ле билгеләренә тапшыра», – дип ассызыклады ТР мәгариф министры урынбасары Минзәлия Закирова. Бу информатика укытучыларының фидакарь хезмәте нәтиҗәсе дип саный ул.

Катнашучылар өчен зур программа әзерләнгән, ул дүрт секциягә бүленгән: «Информатика укытучысы эшендә Ясалма фәһем технологияләрен куллану» «Балаларны мотивацияләү. Ничек укытырга, укырга һәм арымаска», «Имтиханнарга әзерлек» һәм «Укыту өчен заманча инструментлар белән эшләү». Спикерлар арасында Татарстан Республикасында Ясалма фәһем буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев, информатика буенча дәреслекнең автордашы Анна Босова, «ГосПромпт» проекты җитәкчеләре, Яндекс белгечләре һәм башкалар бар иде.

Съездны ачу тантанасының төп моменты укытучылар өчен «ГосПромпт» виртуаль ассистентын тәкъдим итү булды.

«ГосПромпт» – YandexGPT дан Claude’га кадәр иң яхшы һәм алдынгы модельләрне куллана торган платформа», – дип ышандырдылар ТР Цифрлы үсеш министрлыгында. Хәзер бу технологияне Татарстанның барлык укытучылары да файдалана. Хәйруллин «Татар-информ» хәбәрчесенә аңлатканча, киләчәктә виртуаль ассистентны барлык бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре дә куллана алачак.

Съезд гомуми белем бирү оешмаларының информатика укытучылары, район методик берләшмәләре җитәкчеләре, муниципаль методик хезмәтләр методистларыннан торган 500дән артык катнашучыны җыйды. Аларның һәрберсе съезд тәмамланганнан соң «АйТи Знайка»белем бирү платформасын куллануга түләүсез еллык лицензия алачак.
 

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча

Фотогалерея: