
2025 елның 29 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «36 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе» базасында белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләр җитәкчеләре өчен «Гомуми белем бирү учреждениесендә белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыруның төп юнәлешләре» дигән республика семинары үткәрде.
Семинар мәктәпләрдә белем бирү процессының сыйфатын яхшыртуның актуаль мәсьәләләре һәм нәтиҗәле стратегияләре буенча фикер алышу максатында оештырылды. Мәгариф оешмалары җитәкчеләренә пәйда булган проблемаларны уңышлы хәл итәргә ярдәм итәчәк яңа алымнар һәм инструментлар белән уртаклашу өчен мәйданчык булдырылды.
Семинар кысаларында мәктәптә белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре каралды. Катнашучылар үзләренең көндәлек эшләрендә куллана алырлык кыйммәтле киңәшләр һәм тәкъдимнәр ишетте.
Семинарны тыңлаучылар аның югары дәрәҗәдә үткәрелүен билгеләп үтте, методик ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдереп, мондый чараларга ихтыяҗ зур булуы хакында фикерләрен җиткерделәр.