• Русский
  • Татарча

«Заманча мәгариф системасының аерылгысыз компоненты буларак остазлык» республика коворкингы

«Заманча мәгариф системасының аерылгысыз компоненты буларак остазлык» республика коворкингы

2025 елның 26 августында «Заманча мәгариф системасының аерылгысыз компоненты буларак остазлык» республика коворкингы үткәрелде. Чара Югары Ослан муниципаль районының «Советлар Союзы Герое Зиннуров Нәбиулла Шәфиг улы исемендәге Югары Ослан гимназиясе»  муниципаль  бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында Югары Ослан районы җитәкчеләре, методистлары һәм педагогик хезмәткәрләре өчен үткәрелде. Катнашучыларга яңа эш ысуллары тәкъдим ителде. Коворкинг ачык диалог һәм идеяләр алмашу өчен мәйданчык булды.

Фотогалерея: