
2025 елның 27 августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан «Мәгарифтә остазлык: практика, перспективалар, реверсив алымнар» дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Чара «Педагогик идеяләр һәм инновацияләр» форумы кысаларында үткәрелде.
Түгәрәк өстәл эшендә республика остазлар советы, педагог-остазлар, ТР Мәгарифне үстерү институты вәкилләре катнашты.
Түгәрәк өстәл спикерлары: Шәмсетдинова Лариса Петровна, ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры, х. ф. к.; Зияева Гөлмира Акмал кызы, ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге директоры; Минакова Елена Анатольевна, программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, г.ф.д.; Байсыров Айзат Миркасыйм улы, асоциаль тотышны тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, б. ф. к.; Шәехов Марат Рәшит улы, асоциаль тотышны тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, ф. ф. к.; Абрамова Людмила Владимировна, ТР Буа муниципаль районының Буа шәһәре «2 нче номерлы лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры; Коткова Ксения Александровна, Түбән Кама муниципаль районының «38 нче номерлы лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директорының уку эшләре буенча урынбасары; Кузнецова Фәридә Фәрит кызы, остазлар советы җитәкчесе, Тукай муниципаль районы «Комсомольск урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы; Новикова Наталья Владимировна, «ТР Чистай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе өлкән методисты; Павлова Разия Салих кызы, Яр Чаллы шәһәре «Мәгълүмати-методик үзәк» педагогларының һөнәри үсеш методисты.
Катнашучылар гомуми һәм һөнәри белем бирү системасында остазлыкның заманча форматлары һәм модельләре, Татарстан Республикасында остазлык системасын үстерү перспективалары, республика остазлар советы практикасы, реверсив остазлык мөмкинлекләре, шулай ук яшь педагогларга һәм укучыларга ярдәм итүдә фәнни ярдәмнең роле турында фикер алыштылар. «Остазлар лигасы»нда катнашучылар практикасыннан кейслар тәкъдим ителде, шулай ук остазлык буенча республика конференциясе игълан ителде, анда бу өлкәдә төп кыенлыклар һәм инновацион карарлар турында фикер алышу планлаштырыла.