
Россия Мәгариф министрлыгы «Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты» ата-аналар (законлы вәкилләр) өчен «0 дән 18 гә кадәр» дигән электрон әсбап булдыру турында хәбәр итә.
«0 дән 18 гә кадәр» дигән электрон әсбап балаларны тәрбияләү һәм үстерү процессында ата-аналарга (законлы вәкилләргә) мәгълүмати ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Әсбап ата-ана булуга бәйле мәсьәләләрнең киң даирәсе буенча актуаль мәкаләләрне, тематик материалларны һәм гамәли киңәшләрне, балалар үсешенең төрле этапларында –балачактан алып яшүсмерлеккә кадәр булган яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып берләштерә.
Әсбап материаллары файдалану җиңел булырлык итеп уңайлы электрон форматта тәкъдим ителде һәм видеоматериаллар, подкастлар, презентацияләр һәм белешмәләр белән тулыландырылды.
Электрон әсбап белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин:


