
2026 елның 2 февралендә 13:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) гамәлгә куючының 2026 елга дәүләт йөкләмәсен тормышка ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф оешмасының заманча белем бирү технологияләре һәм проектлау кафедрасы физика укытучылары өчен «2026 елда «Физика» предметы буенча укучыларны төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләүнең актуаль проблемалары» дигән республика онлайн семинарын үткәрә.
Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
- Татарстан Республикасында физика буенча 2025 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә анализ,
- 2026 елда физика буенча контроль-үлчәү материалларындагы үзгәрешләр;
- «Просвещение» нәшриятыннан физика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе 2026 нәтиҗәләрен яхшырту өчен ресурслар һәм мөмкинлекләр.
Семинарда чыгыш ясаячаклар: физика буенча Татарстан Республикасы дәүләт имтихан комиссиясе рәисе урынбасары, Казан шәһәре Вахитов районының «131 нче номерлы лицее» МАМУның югары квалификация категорияле физика укытучысы Юлия Валерьевна Синцова, КФУның Физика институтының өлкән укытучысы, дәүләт йомгаклау аттестациясенең физика буенча фән комиссиясе эксперт-консультанты Эльвера Дамир кызы Шиһапова, Анастасия Александровна Пичкасова, «Просвещение» компанияләр төркеменең физика буенча әйдәп баручы методисты, Мәскәү шәһәре.
Семинарда катнашу сезгә белемегезне яңартырга, әйдәп баручы белгечләрдән кыйммәтле киңәшләр алырга һәм укучылар белән эшләү күнекмәләрен камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Сезне үзебезнең чарада катнашучылар арасында күрүебезгә шат булачакбыз!
Сылтама буенча кушылырга мөмкин:
https://sferum.ru/?call_link=9RB0LM2GfLAgaQhRdWkfFhtTsgFM8OjScJ-90eEpGYU


