Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге ресурслары
![]() |
ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге белем бирү процессының нәтиҗәлелеген тәэмин итә торган төрле мәгълүмати ресурсларга ия. |
|---|
|
|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
![]() |
ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати бүлеге белем бирү процессының нәтиҗәлелеген тәэмин итә торган төрле мәгълүмати ресурсларга ия. |
|---|
|
|
Барлык катнашучыларны да котлыйбыз! Яшь педагогларның Республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды (ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елның 30 апрелендәге 136 нчы санлы боерыгы). Җиңүчеләрнең исемлеге белән ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елның 24 июнендәге 193 нче санлы боерыгына кушымтадан таныша аласыз. |
|---|
|
2019 елның 26 июнендә ТР Мәгарифне үстерү институтында Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары яшь педагогларыны методик үстерү пробелмалары буенча төбәкара семинар үтте. |
|---|
|
|
2019 елның 29-31 маенда Казанда Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре Педагогик белем бирү буенча “Укытучының һөнәри компетенцияләрен үстерү: төп проблемалар һәм кыйммәтләр” дип исемләнгән V Халыкара форумда мәктәптә белем бирүгә һәм укытучылар әзерлегенә бәйле актуаль проблемалар турында фикер алышачак. |
|---|
|
|
2019 елның 28 маенда Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының федераль инновацияле мәйданчыгы – Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Яшь педагоглар советы белән берлектә КФУның Психология һәм мәгариф институтында Педагогик белем буенча V Халыкара форум кысаларында (IFTE-2019) «TeachMeet» форматында яшь педагогларның семинарын үткәрде. |
|---|
|
|
2019 елның 27 маенда мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына Мәскәү өлкәсеннән делегация – Мәскәү өлкәсе дәүләт гуманитар-технология университеты вәкилләре һәм аның партнеры – Испаниядә Россия ватандашлары оешмалары Берлеге (“Рус теленә ярдәм итү” юнәлеше буенча координатор) килде. |
|---|
|
|
“Иң яхшы мастер-класс” Төбәкара конкурсына йомгак ясалды (ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елның 29 мартындагы 93 нче боерыгы). Конкурс җиңүчеләренең исемлеге белән ТР Мәгарифне үстерү институтының 2019 елның 27 маендагы 166 нчы боерыгына кушымтадан танышырга мөмкин. |
|---|
![]() |
Россия Федерациясенең укыту нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшли торган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча “Мәгарифне үстерү” Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының математика һәм табигый-фәнни белем кафедрасы 2019 елның 20 маенда Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 112 нче урта гомумбелем мәктәбе базасында Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының предмет укытучылары өчен “Укытуны оештыруга заманча якын килүләр” исеме астында семинар үткәрде. Семинар эшендә программада катнашкан мәктәпләрдән 89 укытучы катнашты. |
|---|
![]() |
2019 елның 15-18 маенда Татарстан Республикасы педагоглары делегациясе Саратов өлкәсенең Хвалынск шәһәрендә үткән Сәламәтлек саклауга юнәлтелгән инновацияле берем бирү эшчәнлеге буенча VII төбәкара фестивальдә катнашты. Фестивальдә Саратов, Самара, Воронеж өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан 200гә якын педагог катнашты. Шулай ук фестивль мәгариф идарәләре органнары, профсоюз берләшмәләре, фәнни җәмәгатьчелек, спорт төрләре федерацияләре вәкилләре катнашында узды. |
|---|
![]() |
Агымдагы елның 17 маенда “Мәктәпкәчә белем ФДББСын гамәлгә ашыру шартларында белем бирүнең сыйфатын арттыру факторы буларак мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогының һөнәри компетенцияләрен үстерү” дип исемләнгән республика фәнни-гамәли конференциясе үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү база оешмаларының 130 өлкән тәрбиячесе катнашты. Конференцияне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ТРның Биектау муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә оештырды. |
|---|