• Русский
  • Татарча

Хөрмәтле “Неокнига - 2020” республика фәнни-гамәли конференциясенең финал этабында катнашучылар!

Сезне «Неокнига» II Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрүдә үзгәрешләр кертү турында хәбәр итәбез. Укучыларны укытуның һәм тәрбияләүнең имин шартларын тәэмин итү чаралары көчәюгә бәйле рәвештә, Конференция читтән торып үткәреләчәк (катнашучыларның видеоматериаллары белән).

Финал этабында катнашу өчен исемлеккә кертелгән барлык катнашучыларның 2020 елның 31 мартына кадәр үз чыгышының видеоязмасын җибәрүләрен сорыйбыз. Презентация (буктрейлер) кулланып ясалган видеоматериалларның дәвамлылыгы - 5-7 минут. Чыгыш эш текстын яки буктрейлерны тәфсилләп сөйләүдән гыйбарәт булырга тиеш түгел.

Конференциядә катнашучы үз чыгышында теманың актуальлеген, максатларны һәм бурычларын, эшне башкарганда таянган чыганакларны яктырта, эшнең төп эчтәлеге, нинди нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр булуын хәбәр итә. Чыгыш ясаучы игътибарны эшнең иң якты, кызыклы мизгелләренә, әлеге теманы өйрәнүгә аның нинди өлеш кертүенә юнәлтелгән булырга тиеш.

Игътибар! Катнашучы кадр артында материалны тавышландырудан качып, үз эшен үзе тәкъдим итәргә тиеш.

«Мин - автор» секциясендә катнашучылар үзләре белән таныштырырга; үз әсәрләренең идеясен һәм проблематикасын, авторлык позициясен билгеләргә тиешләр. Сөйләм сәнгатенә һәм интонациягә игътибар биреп, әсәрдән аеруча әһәмиятле өзекне укырга кирәк.

Төшерелгән видеоматериаллар neokniga2018@mail.ru адресына яисә мәгълүматны саклау җайланмасы белән (шәхсән) кабул ителә.

Файл видеосы MOV, AVI, MPEG, MP4, MKV форматларында mail.ru, yandex.ru мәгълүмат саклау онлайн сервисларына (болытларына) сылтама рәвешендә яки Youtube та урнаштырылган хәлдә кабул ителә.

Йомгаклау этабы нәтиҗәләре “Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты” дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе һәм Югары Ослан районының "Куралово урта мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе сайтларында 2020 елның 7 апреленнән дә соңга калмыйча урнаштырылачак.

Конференцияне оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча җаваплы оештыручыларга мөрәҗәгать итә аласыз: Хаҗиева Елена Васильева (ТР Мәгарифне үстерү институтының Китапханә-мәгълүмат бүлеге башлыгы, телефоны: 236-56-33, 8-927-412-87-67); Сәйфиева Ольга Валентиновна (ТР Мәгарифне үстерү институтының Китапханә-мәгълүмат бүлеге белгече, телефоны: 236-56-33 8-986-908-21-04); Сарбаева Наталья Павловна (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Куралово урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, телефоны: 8-929-720-02-60).