• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы мәктәпләрендә дистанцион белем бирүне оештыру өчен «Ачык мәктәп» платформасы

Татарстан Республикасында махсус санитар-эпидемиологик режим кертелүгә һәм республика мәктәпләрендә дистанцион белем бирүне оештыруга бәйле рәвештә, ТР Мәгарифне үстерү институтының «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге (алга таба - Үзәк) укучылар белән дистанцион дәресләр уздырганда педагогларга https://2035school.ru адресы буенча яңа форматтагы мәктәп дәресләре булган «Ачык мәктәп» онлайн-платформа (алга таба - Платформа) материалларын кулланырга киңәш итә.

Хәзерге вакытта Платформа кулланучыларына түбәндәге ресурслар тәкъдим ителә:

  • Мәктәп программасының 10 предметы (Россия тарихы, җәмгыять белеме, математика, алгебра, геометрия, физика, химия, рус теле, инглиз теле, башлангыч математика) буенча медиаматериаллар җыелмасы;
  • Биремнәр типларын, БДИ буенча автомат рәвештә тикшерү эшләрен формалаштыру һәм һәр укучы буенча биремнәрне үтәү статистикасын җыю мөмкинлеге белән ТДИ/БДИ тренажёры;
  • Бөтен сыйныфка, укучылар төркеменә, шулай ук аерым укучыга өй биремнәрен бирү инструментлары;
  • Укучылар башкарган биремнәрне мониторинглау.

Дистанцион белем бирүне гамәлгә ашырганда Платформа ресурсларыннан файдалану педагогларга балаларны яңа материал белән таныштырырга һәм, электрон белем бирү контентына таянып, практик күнекмәләр эшләүне оештырырга мөмкинлек бирәчәк.

2020 елның 25 мартыннан 29 апреленә кадәр Платформа администраторларына һәм мәктәп педагогларына методик ярдәм күрсәтү максатларында Үзәк вебинарлар оештыра, алар кысаларында белем бирү процессын оештыру өчен Платформаның функциональ мөмкинлекләре һәм укучыларны йомгаклау аттестациясенә әзерләү инструментлары каралачак.
Инструктив вебинарлар графигы