• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогларын билингвизм шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тел өйрәтү буенча укыту тәмамланды

Татарстан Республикасы муниципаль районнары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 29 кеше 72 сәгать күләмендә ТР Мәгарифне үстерү институтында дистанцион һәм көндезге формаларда белем алды (кураторы - Мифтахетдинова Н.Р.). Курстагы чаралар кысаларында лекцияләр, «Рус телен өйрәнәбез», «Татар телендә сөйләшәбез», «Туган телдә сөйләшәбез» УМКларын тормышка ашыру процессын проектлау, балалар бакчаларында тел һәм үсеш предмет-пространство тирәлеген булдыру буенча гамәли дәресләр оештырылды. Шәхси һәм һөнәри компетенцияләрне формалаштыру һәм үстерү буенча практик дәресләр тренинглар һәм эшлекле уеннар рәвешендә үткәрелде. Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары дәрәҗәсендә УМКны исәпкә алып белем бирү процессын проектлау буенча стажировкалар Казан шәһәренең Совет районындагы 162 нче һәм 261 нче балалар бакчаларында оештырылды, алар «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» республика грантына ия булдылар.

Фотогалерея