• Русский
  • Татарча

«Халык костюмы» авторлык остаханәсендә катнашырга чакырабыз

«Традицион культура һәм мәгариф пространствосы» федераль инновацион мәйданчыгының мәгариф проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның 28 апрелендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе «Халык костюмы» авторлык остаханәсен уздыра..

Чара балаларга өстәмә белем бирүче педагогларга, тәрбиячеләргә, өлкән тәрбиячеләргә, башлангыч сыйныф укытучыларына, технология, рәсем сәнгате укытучыларына, озайтылган көн төркемнәре тәрбиячеләренә, методистларга, шулай ук мәдәният һәм мәдәни-ялитү өлкәсе учреждениеләре белгечләренә адреслана.

Укуларны этномәдәни мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, ТР Мәгарифне үстерү институты һәм ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты укытучылары үткәрә.

Авторлык остаханәсен үткәрү барышында катнашучылар локаль төркем татар алъяпкычларының стиль үзенчәлекләре белән танышачаклар, тегү өчен тукымалар сайлау буенча тәкъдимнәр алачак, шулай ук тәҗрибәле оста җитәкчелегендә алъяпкыч әзерләячәкләр.

Катнашу өчен 2020 елның 24 апреленә кадәр yablonya71@yandex.ru электрон почта адресына гариза юлларга кирәк.

Укытуныңу кураторы - ТР Мәгарифне үстерү институтының Тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртип профилактикасы лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Кондратьева Наталья Борисовна; телефоннар: 8(843) 238-02-24, 8-9050-23-73-52.

«Халык костюмы» авторлык остаханәсен үткәрү турында» мәгълүмат хаты