• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының укыту эшләре буенча директор урынбасарларын укыту тәмамланды

2020 елның 02 мартыннан 18 мартына кадәр ТР Мәгарифне үстерү институтының Белем бирү белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының укыту эшләре буенча директор урынбасарларына «Белем бирү оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләү системасы: методологик һәм технологик инструментарийлар» өстәмә һөнәри программа буенча укыту үткәрелде.
Барлыгы 28 кеше квалификация күтәрде.

Квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программаны гамәлгә ашыруда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең профессорлар-укытучылар составы, Казан шәһәрендәге әйдәп баручы югары уку йортлары вәкилләре, ТР гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

«Белем бирү оешмасында белем бирү сыйфатын бәяләү системасын булдыру практикасы» темасына стажировка Татарстан Республикасының түбәндәге белем бирү оешмалары базасында үтте:
Казан шәһәре Вахитов районы «КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее», Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе», Казан шәһәре Мәскәү районының «64 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе», Казан шәһәре Яңа Савин районының «Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүче 170 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе». Тыңлаучылар түбәндәге темалар буенча педагогик коллективларның эш тәҗрибәләре белән таныштылар:

  • Төп һәм урта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү шартларында белем бирү сыйфатын бәяләү системасы;
  • Педагог эшчәнлегендә белем бирү сыйфатын бәяләү системасыннан мәктәптә белем бирү сыйфатын бәяләү системасына;
  • Белем бирү оешмасында белем бирүнең сыйфатын бәяләү системасын төзү практикасы;
  • Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф учреждениесендә белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасын камилләштерү.

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының уку эшләре буенча директор урынбасарларын укыту кейс-методтан файдаланып проектны яклау рәвешендә йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Фотогалерея