• Русский
  • Татарча

А.М. Бутлеров исемендәге I республика фәнни-гамәли конференциясе

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе 2020 елның 14 мартында Казан шәһәре Яңа Савин районының 177 нче лицей базасында рус химихы, рус химикларының «Бутлеров мәктәбе»нә нигез салучы, органик матдәләрнең химик төзелеше теориясен булдыручы А.М. Бутлеровка багышланган конференция үткәрде.

182 укучы һәм 37 педагог катнашкан әлеге конференция эше ике секция буенча оештырылган иде:

- югары уку йортлары галимнәре, аспирантлар, төп һәм өстәмә белем бирүче педагоглар чыгышлары булган педагогик секция;;

- гомуми белем бирү оешмаларында укучылар, өстәмә белем бирү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр өчен секция.

Педагогик секция эше юнәлешләре:

  • Эзләнү һәм иҗат (иң яхшы дәрес эшкәртмәсенә конкурс);
  • Яңа заман - белем бирүнең яңа парадигмалары (иң яхшы дәрестән тыш программага конкурс);
  • Һөнәри уңыш - XXI (иң яхшы авторлык программасына конкурс);
  • Белем бирү эшчәнлегендә мәгълүмати-коммуникатив технологияләр;
  • Патриотик тәрбия: традицияләр һәм инновацияләр;
  • Сәламәтлек һәм сәламәтлек саклау технологияләре.

 

"Киләчәк галимнәре" укучылар секциясе түбәндәге секцияләргә бүленгән:

  • Химия;
  • Физика;
  • Математика;
  • Биология;
  • Экология;
  • География һәм геология;
  • Информатика һәм программалау;
  • Туган якны өйрәнү;
  • Психология.

Эксперт комиссияләре составына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, КНИТУ-КАИ һәм К(П)ФУ укытучылары, гомуми һәм өстәмә белем бирү педагоглары керде.

Конференция җиңүчеләргә дипломнар тапшыру белән тәмамланды.

Слайдлар - А.М. Бутлеров исемендәге фәнни-гамәли конференциядән тамаша

Фотогалерея